КИНЕМАТОГРА’ФИЯ и. нем. 1) Махсус аппарат ярдәмендә төшереп алынган сурәтләрне экранда яңадан күрсәтү аша җанлы чынбарлыкны чагылдыру сәнгате; кино сәнгате. Әдәбият һәм музыка кебек сәнгать төрләренең тарихы гасырлар белән исәпләнсә, кинематографиянекен исә дистә еллар белән генә санарга туры килә. Н.Юзиев

2) Мәдәниятнең кинофильмнар чыгару һәм аларны тамашачыларга күрсәтү белән шөгыльләнә торган тармагы, бүлеге. Кинематография сәнәгате



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә