КИНЕМАТО’ГРАФ и. гр. махс. 1) Яктылык сизүчәнлеге көчле булган тасмага хәрәкәттәге объектларны төшерә һәм аларны экранда күрсәтә торган аппарат. Кинематограф лентасына алу өчен, сценарий язучыларның ярышы игълан ителә. Казан утлары 2) к. кинематография (1 мәгъ.) 3) к. кинематографист. «Алтын мөнбәр»нең еллык фестивале – күп кенә илләрнең кинематографларын, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бергә җыю урыны да. Ватаным Татарстан 4) иск. к. кинотеатр. Көннәрдән бер көн Кәримевләр, әлбәттә, үзләре сизмичә булырга кирәк, кинематографларында «Мөхәммәт оҗмахы» дигән нәрсәне күрсәтмәкче булып игълан таратканнар. Г.Тукай |