КИНДЕР и. 1. 1) Сабагыннан сүс, пәҗе, орлыгыннан май алына торган берьеллык үлән үсемлек. Игенчелектән, мәсәлән, җеп эрләү өчен киндер, җитен, ә терлекчелек һәм аучылыктан йон, тире-мех алганнар. Р.Фәхретдинов. Авыл халкы арыш, бодай, теш борчагы (чина), борчак, ясмык, солы, арпа, борай (бодайның бер төре), карабодай, тары, киндер һәм азрак җитен үстергәннәр. И.Тимершин 2) Шул үсемлекнең орлыгы. Күгәрченнәр киндер чүпли ишегалды чирәмдә. Җыр. Күз алдына --- куырылган киндер орлыгы, көнбагыш тараткан атасы килеп баса... А.Хәлим 3) Шул үсемлек яки җитен сүсеннән эшләнгән тукыма. Буй җиткән кызлар, сәке асты ачып, киндер станнары корып җибәрделәр, --- киндер сугарга керештеләр. Ф.Хөсни.Шәкүр карак киндер кигән, Бүгенгеләр – ак яка. М.Саттаров 4) Рәсем төшерү өчен кулланыла торган шундый тукыма кисәге. «Эретеп иркәли торган серле» күзләр хуҗасы гүзәл кыз һәм аның киндердәге рәсеме --- хисләрне кузгатырлык катлаулы структура һәм өслүб бердәмлеге тудыралар. Т.Галиуллин. Кулы нәрсәгәдер килеп бәрелде... Остаханә генә икән ләбаса бу, киндер генә... Р.Харис 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. [Сәгъди абзый] --- үлгән улы Садриның күк киндер күлмәге белән бишмәтен алып, Габдуллага киертергә теләде. Ә.Фәйзи |