КИНӘТ рәв. 1) Көтмәгәндә, искәрмәстән, кисәк; капыл. Боларның берсе, һөҗүмнең кинәт, искәрмәстән ясалуы аркасында, үлем дәрәҗәсендә бик каты яралана. Ш.Камал. Ләкин, кинәт, һич тә уйламаганда яңалык туды. А.Шамов. Кинәт кычкырма әле, ансыз да эчләрем жу итеп тора. Н.Исәнбәт. Яңгыр, кинәт башланган кебек, кинәт туктады да. Г.Әпсәләмов

2) Кисәк, көтмәгәндә, уйламаганда. Аның кинәт үлеп китүенең сәбәбен йөрәк ярылудан күрделәр. И.Хуҗин

3) Текә, кискен. Агыйдел, безнең ындыр турында кинәт бер борма ясап, авылның эченә керә язып кала. Г.Ибраһимов

4) Берьюлы; бердән; дәррәү. Ике авыл арасындагы үзәннән барганда, сискәндереп, баш очыннан гына кинәт выжт иттереп, кап-кара сыерчык көтүе үтте. Г.Бәширов. Җыр ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт өзелде дә. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә