КИНӘНҮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса канәгать булып куану; күптән көтелгән шатлыкка ирешү. Апа хәзер берәүдән дә битен яшермичә, мактаганга кинәнеп, бөтенесенә елмаеп тора иде. Г.Бәширов. Хәлимә --- шул салмак, сабыр тавышны, күкрәге түреннән килгән калын тавышны тыңлап кына кинәнер иде. Л.Ихсанова

2) Нәрсәдәндер күңел хушлану, тулы рухи канәгатьлек алу, рәхәтлек хисе барлыкка килү. [Җиһан тәтәй:] И, и-и күңеллеләр дә булды Сабан туегыз. --- Рәхәтләнепләр дә карап йөрдек инде кинәнеп. Г.Бәширов. Кичке мәшәкатьләрен бетергәч, кулына берәр эш ала да шуларга карый-карый кинәнеп утыра. Л.Ихсанова

3) Берәр нәрсәнең муллыгына ирешеп канәгать булу; тиенү. Шәмгун карт --- ишетерлек итеп макташтыргалап ала: – Килен килгәннән бирле җылы суга кинәндем. Рәхмәт киленгә, – ди. А.Шамов

Кинәнеп китү Көтмәгәндә кинәнү. Берне атладым микән, икенеме, туктадым һәм кинәнеп киттем. М.Әхмәтшина

Кинәнеп кую Кинәнгән хәлгә килү. Айбиби йоклап яткан бала янына керде һәм, бала йөзендә Йосыф кахан төсмерләрен күреп кинәнеп куйды. М.Хәбибуллин

Кинәнеп тору Даими яки регуляр рәвештә кинәнү; хәзер кинәнү хисе кичерү. Ниһаять, ул оя-оя чикләвек куаклары үсеп утырган калкулык өстенә менеп җитте, күн курткасының төймәләрен ычкындырып һәм соры куян йоныннан бәйләнгән фуражкасын кулына тотып, көньяктан искән җылы җилгә кинәнеп торды. А.Вергазов

Кинәнә башлау Кинәнергә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә