КИНӘНДЕРҮ ф. 1) Кемне дә булса шатландыру, куандыру. Ләкин малай җиденче классны тәмамлауга --- артык укырга теләмәде. Әмма эш белән дә алай бик кинәндермәде. Р.Төхфәтуллин. Шулай да бу Мәрфуга килен эшләп кинәндерми, --- бер нәрсә ярамаса, хәзер тырт-мырт, тырт-мырт итә, үпкәләп, әче телләнә башлый. Г.Ибраһимов 2) Берәр нәрсәгә булган зур ихтыяҗны канәгатьләндерү, тормышка ашыру. «Рәхмәт! Рәхмәт [Советка]! Кинәндерделәр җиргә!» – дип сөйләнде [Гафият]. И.Гази Кинәндереп җибәрү Көтмәгәндә кинәндерү. Бу шатлыклы хәбәр барыбызны да кинәндереп җибәрде Кинәндереп кую Көтмәгәндә кинәндерү Кинәндереп тору Даими рәвештә кинәндерү; шундый хәлдә тоту. Дәртле уенның әле генә татыган рәхәте бөтен тәнемне биләп, үзалдына кинәндереп, күңелләрне җилкендереп тора. Г.Бәширов |