КИНАЯЛЕ с. 1) Читләтеп әйтелгән, читләтеп сөйләнгән; аллегорик. Аның [Тукайның] нечкә кыллы лирикасы, камчылы сатирасы, кинаяле юморы, тәнкыйди эшчәнлеге, үткен публицистикасы һәммәсе игътибар үзәгендә булырга тиеш. Т.Галиуллин

2) Нәрсәгә дә булса ишарәләп әйтелгән; иронияле. Кызның кинаяле бу сүзләреннән соң, минем тәмам җан тынычлыгым югалды. М.Шаһимәрдәнов. Малай торып басты. Йөзендәге кинаяле елмаю шунда ук юкка чыкты. Н.Акмал. Тукай тирәсендә базар хәерчесе кыяфәтендә уралып йөрүче Шәүлә бертуктаусыз җәтмәләр кора, эт шикелле иснәнә, кинаяле сүзләр сөйли ---. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә