КИНАЯЛӘ’Ү ф. 1) Турыдан-туры әйтмичә, нәрсәгәдер ишарә итеп, читләтеп сөйләү. [Габделхәй] Кинаяләп, койрыклап сөйләргә һәм үзен бик үткер күрсәтергә тырыша. Ш.Камал. – Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны миңа? – диде Бәһрам бәк, кинаяләп. М.Хәбибуллин

2) Ирония белән әйтү, төрттерү. Әйе, ул [Былбыл] да Зариф кинаяләп әйткән – «аннан бала табарга хыяллана» торган кызларның берсе. А.Юнысова

Кинаяләп кую Берникадәр кинаяләү; аз вакыт кына кинаяләү. Тукай да, Туфан да, Такташ та, Җәлил дә була алмадым, ди дә, «Роберт Миңнуллин булу да бик авыр әле монда» дип көрсенеп тә, шигърияттә үз биеклегеңне яулау мәртәбәсенә кинаяләп тә куя шагыйрь. Х.Назар

Кинаяләп тору Даими яки әледән-әле кинаяләү; кинаяләү хәлендә булу. Халыкча шаярып, кинаяләп тормый гына әйтсәк: [ул] алынасы биеклекләр алынып, басыласы урыннар басылгач, --- кабат кайчандыр яуланган шушы биеклеккә әйләнеп кайткан урынбасар. Җ.Дәрзаман. Әмма Канәгатьнең әле кинаяләп торырга вакыты юк. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә