КИНАЯ и. гар. 1) Читләтеп әйтелгән, сүз; аллегория. Чалның тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте. Г.Ибраһимов. «Офицер чакта өйләнгән булсаң, шундый кыз алырга синең дә көчең җитә иде», – дигән киная иде бу. М.Юныс

2) Нәрсәгә дә булса ишарә; ирония. Мәҗлестәшләре аңар елмаеп карадылар да, киная белән мыскыллап: Кая киттең? диештеләр. С.Сүнчәләй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә