КИМЧЕЛЕК и. 1) Җитешсезлек, җитешсез як. Хәзрәт үзенең гыйлемендә бер дә кимчелек күрми. Ф.Кәрими. Кая гына килеп кермәсен, падишаh шунда кимчелек тапты ---. В.Имамов. Ул [Хәй Вахит] күп кенә кыска күләмле (бер-ике пәрдәле) сәхнә әсәрләре яза, аларда тормышыбызда урын алырга дәгъва кылган һәм кешеләрдә очраган аерым кимчелекләрне фаш итә. Татар әдәбияты тарихы 2) иск. Нинди дә булса эштә, берәр төрле хәлдә һ.б.ш. зарар. Азагы һәм әйбәт булмады: авылымызга солдатлар килеп тулып, тәрбиядә яшәгән вакытларында анлар халыкның бик күп мал-туарына кимчелек китерделәр ---. М.Галәү. Ул шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә ---. Г.Тукай 3) күч. Мохтаҗлык, авырлык, җитмәүчелек. Кимчелек күрми яшәү |