КИМ-ХУР с. 1. 1) Башкаларга караганда начар, түбәнрәк хәлдә булган. Менә бит әле каһәр төшкән лагерьда да ким-хур түгелмен. Г.Фәхретдинов

2) Оятлы, хурлыклы булган, хурлыкка, оятка калган. Әгәр ким-хур санамыйча, берәр юл җавап язарга мәрхәмәт кылсаң, шул таш астына иртәгә ун сәгатьтә куюыңны үтенеп калучы, күңел вә җаннан гашыйк Хисаметдин. М.Акъегет

2. и. мәгъ. Һәртөрле оятлы, хурлыклы хәлләр. Ул [карчык] әле тагын да яши алган булыр иде, ләкин якыннарын югалту, кешеләрдән күргән ким-хурлар эзсез генә узмаганнар иде. А.Нәҗми

Ким-хур булу 1) Башкаларга караганда түбәнрәк, начаррак хәлдә булу, яшәү. Бездә яшәр Рәйхан, киендерербез, укытырбыз, ким-хур булмас. Д.Каюмова; 2) Оятка, хурлыкка калу. Ул [Җәмилә] бөтен нәрсәне кеше арасында «ким-хур булмау, йөз кызартмау» өчен генә эшли. М.Гали. – Юк ла инде, – дип канәгатьсезлек белдерде Вәлиулланы китерә килгән бригадир. – Ким-хур булмассың! Ф.Яхин. Ким-хур итү Мыскыллау, мәсхәрәләү, кимсетү. [Рәшидә:] Фәһим абыең әйтә, Рәхимҗан да үз улым кебек булыр, ким-хур итмәм, ди. Сөембикә.Ким-хур күрү Түбәнсетеп, мыскыллап карау. Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә ким-хур, Сүзем кадерле дип, һич булма мәгърур. Г.Утыз Имәни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә