КИМҮ ф. 1) Зурлык, күләм, сан һ.б.ш. ягыннан азаю, кечерәю. Рамазан аеның беренче атнасында ук тәравих намазына йөрүчеләрнең саны бик нык кимеде. М.Галәү. [Камил:] Өч көн эчендә биш кадак кимедем. Һ.Такташ. Сер сөйләшер дуслар ерак хәзер, Кәндилләрдә мае кимегән. Ф.Яхин. 2) Көче, куәте, дәрәҗәсе һ.б.ш. ягыннан азрак булып калу. Әкренләп кояш сүнә барды, күк читенең бизәкләре куера, үзгәрә, алмашына барды; җирдәге төтеннәр кимеде, тавышлар тоныкланды. Н.Фәттах. Илсөярдә курку кимеде кимүен, ләкин сәер бабай тагын да сәерләнә төште. Г.Гобәй. [Имченең] Фәриткә дә әзрәк файдасы тиде шикелле: тәненең уң ягы җилсенеп торуы сизелерлек кимеде. З.Мифтахов 3) Әһәмияте, сыйфаты, тоткан урыны ягыннан түбәнәю, кечерәю (эшчәнлеге, кыйммәте һ.б.ш.). Октябрьдан соң Г.Камалның иҗат эшчәнлеге кимемәде, киресенчә, көчәйде генә. М.Гали Кими бару Акрынлап кимү; торган саен тагын да кимү. Ындырның бер башыннан икенче башынача тезелеп --- торган биек кибәннәр кими баралар. Г.Ибраһимов. Кешелек тә картаеп, аның да балалыгына хас ихлас сыйфатлары кими барамы? Ш.Галиев Кими башлау Кимергә тотыну. Тора-бара кешенең аруыннанмы, аның эчке рухи көче кими башлап, ул инде түбәнрәк кимәлдә яшәүгә дә риза булуданмы? М.Вәлиев Кими төшү Тагынберникадәр кимү. Укучылары беркадәр кими төшсә дә, татар әдәбияты әдәбият буларак бу елларда әллә ни оттырмады дип уйлыйм. Р.Фәйзуллин Кимеп бару Торган саен кимү; акрынлап берникадәр кимү. Учтагы комның һәркөн саен кимеп баруы Фәниярны да, Илсөяне дә куркытмады. Ф.Яруллин Кимеп бетү Бик нык кимү; тәмам кимү. Көн кичкә авышканда, юлаучылар да кимеп бетте. Г.Әдһәм. Хөкүмәт соңгы елларда гына, ветераннар кимеп беткәч кенә селкенә башлады. Татарстан яшьләре Кимеп калу Ниндидер тәэсирдән соң кимегән хәлдә булу. Бер-беребезгә сыенышып капка төбендә озак утырабыз, өйгә керсәк, шатлыгыбыз кимеп калыр сыман. Ф.Яруллин Кимеп китү Соңгы арада кимү. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый. М.Мәһдиев Кимеп кую Тиз арада кимү. Сидектә тоз бер бөтен уннан биш процент кына булырга тиеш. Ә минекендә бер бөтен уннан алтыга җитә язган. Ә менә минераль матдәләр йөздән бер процентка кимеп куйган әле. Ф.Баттал |