КИМСЕТҮЛЕ с. 1. Кимсетә торган; кимсетеп, түбәнсетеп карый торган. --- үземнең тормыш юлымны хәтерләдем: «заочник» дигән бераз гына кимсетүле исемне күтәреп, шинель киеп, Болак буендагы педагогия институтында йөргәннәрем --- исемә төште. М.Мәһдиев. Кулларын баш астына куеп, түшәмгә текәлеп озак ятты инде [Тукай], ләкин балачагындагы кызыклы вакыйгалар да, кимсетүле хәлләр дә, аралашып-буталып, күз алдыннан чабышып кына уздылар. М.Хуҗин 2. рәв. мәгъ. Кимсетеп, түбәнсетеп. Кыз кимсетүле итеп: – Әллә ишетмисеңме, скорый [пароход] ич: җиле белән дә капландыра ул сине. Г.Гобәй |