КИМСЕТҮ ф. 1) Кемне дә булса ким күрү, җәберләү, санга санамау. Әгәр кемдер минем милләтемне кимсетеп, аны йокларга мәҗбүр итә икән, мин кычкырачакмын, әгәр безнең милләтчеләребез бүтәннәрне кимсетергә маташып, без-без дип кенә милләтемне уятырга җыена икән, шулай ук кычкырачакмын. Т.Миңнуллин. Әмма Әлфияне урап узам. Аңа ачуым килә. Ничек алай минем бәхетемне, минем Сәлимәмне кимсетергә батырчылык иттең син, әй кызый!.. Ф.Яхин 2) Кемне дә булса мыскыллау, хурлау, яманлау. Юләрне кимсетү – хәрәм, аңарга авыр сүз дә әйтергә ярамый, диләр. Имеш, казасы була. Ф.Яхин. Акчасы булганда – аракы, булмаганда спирт алып кайтты, кимсетү сүзләренә җавапсыз калырга тырышты [Ләйлә]. М.Кәбиров Кимсетә бару Торган саен ныграк кимсетү Кимсетә башлау Кимсетергә тотыну. --- ни генә әйтмә, татар җиренә килеп, аның мал-мөлкәтенә хуҗа булгач, инде ул аны юри кимсетә башлый. М.Миначев Кимсетә тору Әле, хәзерге вакытта кимсетү Кимсетә төшү Берникадәр тагын да кимсетү. --- бер нәрсә күңелне кимсетә төште: ялтырап торган гарәп, фарсы һәм һинд киемнәре белән чагыштырганда, бу концертта татар костюмнарының хәерче хәлдә булуы күзгә ташланды. Безнең гәҗит Кимсетеп алу Аз гына кимсетү Кимсетеп килү Даими кимсетү. Бибизөһрә аркасында бозылышканнан соң, ул Галиәсгарны, урыны чыкса-чыкмаса, гел шулай сүзгә катнаштырып кимсетеп килде. Ә.Фәйзи Кимсетеп тору Кимсетү хәлендә булу, гел, һәрвакыт кимсетү. Ләйләне ул [бианасы] күрәлмәде, әле авылдан булуын, әле милләтен искә алып, әле башка сәбәпләр табып, җае чыкса-чыкмаса да, төрлечә кимсетеп торды. М.Кәбиров |