КИМСЕТЕЛҮ ф. Мыскыл ителү, читкә тибәрелү. [Тукай] гаять гыйззәте нәфесле бер кеше иде ки, үзенә нинди дә булса бер яктан кимсетелеп карауны вә хәтта шул карау ихтималын гына да тәхәммел итә алмый иде. Ф.Әмирхан. Гел кагылып, кимсетелеп һаман Яшәгәне өчен тилмереп, Җандай күргән газиз халкымны син Киләчәкле итә күр берүк! Зөлфәт. Бу хакта олуг хан ишетә калса, җаны калтырап, кимсетелгән бәндәсен дәштерә, баштарак бүләк биреп ярлыкау үтенә, соңрак зиндан яисә чыбык суктыртып җәза кыла башлады. Ф.Яхин Кимсетелә бару Торган саен тагын да ныграк кимсетелү Кимсетелә тору Акрынлап тагын да кимсетелү; берникадәр күләмдә кимсетелү Кимсетелеп бетү Тәмам, бик нык кимсетелү. Ләкин Аллаһ болай да кысрыкланып, кимсетелеп беткән татарга бу афәтне дә бирергә базмады. Идел Кимсетелеп тору Даими яки әледән-әле кимсетелү |