КИМСЕНҮ ф. 1) Үзеңне башкалардан начар дип уйлап, ким күрү; хурлану. Үкенү, кимсенү, хәтта оялу аның [Гасыйм Сәләховичның] җанын борчыды да торды. Ә.Еники. Тимерҗан агай малае юклыкка бик кимсенә, ояла иде. Д.Булатова. Тумыштан гарип булганга, балачактан бирле кимсенеп үсте Рәйхана. З.Зәйнуллин

2) Үзеңне кем тарафыннан булса да кимсетелгән дип уйлап гарьләнү; хурлану. Күкрәгендә, беләгендә көч барлыгын тоя башлагач, ул [Тотыш], бер дә юктан кабынып китәргә генә торган ярсуына, кимсенүенә ирек биреп, үзен кыерсытучыларны еш кына тәпәләп тә ташлады. Н.Фәттах

Кимсенә бару Торган саен кимсенү

Кимсенә төшү Берникадәр тагын да кимсенү

Кимсенеп алу Азга гына кимсенү

Кимсенеп йөрү Кимсенү хәлендә булу. Зифа бигрәк тә каты торды. Югары уку укый алмавына үзенең гомер буена кимсенеп йөрүе дә җиткән. Д.Булатова

Кимсенеп тору Даими яки әледән-әле кимсенү; кимсенү хәлендә булу

Кимсенеп утыру Кимсенү хәлендә булу. [Фатих абый:] Кайтып китеп, син дөрес эшләдең. Кимсенеп утырма анда. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә