КИМПЕР и. фар. Карчык, кортка. Ханым дәхи ул туфракны алып, ярар, кимперем, дип, бераз заман саклап куйды. Дастан. --- дивана кимпер җенләнеп, картка таба кызулап килде дә: – Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың! – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Г.Ибраһимов. – Әнә кандай чибәр кимпер йөреп ята, авылда канча буш йортлар үксеп утыра, кайт та кил!.. – диде инде чишенеп тә өлгергән Иркен ага. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә