КИМЛЕК и. 1) Ким (1 мәгъ.) булу хәле, сыйфаты. 2) к. кимчелек. Күңелеңне [яраткан кешеңнән дә] яхшы кеше юклыгына ышандырсаң, һичнинди кимлек тоймыйсың. Ф.Яруллин 3) күч. Түбәнлек, хурлык. Гөлфаяз бик яхшы әни булырга тырышты. ---. Үзе дә, кызы да кимлек хисе кичермәсен өчен, бөтен барлыгы белән тырышты ул. И.Ихсанова. Әмма бер иш халыклар икенчеләрнең тарихын үзләренеке итүне бер дә кимлеккә һәм түбәнлеккә санамыйлар. Ф.Яхин |