КИМЕТҮ ф. 1) Күләм, зурлык, сан ягыннан ким итү, азайту, кечерәйтү. Фатих Әмирхан, киеренкелекне киметер өчен, Тукайга якынрак килде. Р.Батулла. --- ревизиядән соң җитмәгән товар табылгач, әйтелгән сумманың бер өлешен киметтеләр, әмма калганы барыбер дә кызлар өстендә калды. Мәдәни җомга

2) Кемне дә булса дәрәҗәсе, нинди дә булса сыйфаты һ.б.ш. ягыннан түбәнәйтү, кечерәйтү

Киметә бару Акрынлап киметү; тагын да берникадәр киметү

Киметә башлау Киметергә тотыну

Киметә тору Ниндидер процесс башланганчы киметү

Киметә төшү Берникадәр, билгеле бер дәрәҗәдә киметү

Киметеп бару Акрынлап берникадәр киметү

Киметеп кую Алдан яки тиз арада киметү

Киметеп тору Даими яки әледән-әле киметү; киметү хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә