КИМЕРҮЧЕ и. зоол. 1) Озын һәм нык булган алгы тешләре белән үсемлек орлыгы, агач кайрысы һ.б.ш.ны кимереп тукланучы имезүче җәнлек (тиен, күсе һ.б.ш.). [Бай дала киңлекләрендә] бөртекле ашлык белән тукланучы кимерүчеләр – йомраннар, дала сөркәсе (байбак), кыр тычканнары өстенлек итә. Башлангыч география курсы 2) күпл. кимерүчеләр. Имезүчеләр классының иң күп санлы отряды; русчасы: грызуны. Кимерүчеләр Антарктиданы санамаганда Җир шарының бар кыйтгаларында яшиләр |