КИМЕРҮ ф. 1) Каты ризыкны тешләр белән ваклап, кырып ашау. [Рабига:] Шушы ботны кимереп, чокырдан шулпасын йотып, минем күңел булырлык итеп сыйланып җибәр, яме. М.Хуҗин. Хатын-кыз ике тәүлек буена, төнгелеккә генә тын алып, гел ашау, нәрсәдер кимерү өстендә булды. Д.Булатова 2) Нәрсәне дә булса тешләр белән кысып чәрдәкләү, ваклау, өзү. Елтыр соры түшле, озын койрыклы кечкенә генә тычкан бер бодай камылын кимереп утыра иде. Г.Гобәй 3) күч. Бимазалау, газаплау, борчу (уй, хис һ.б.ш. тур.). Ямьле җәйнең мазасын черки-чебен китәрер, удал җегетнең йөрәген яман хатын кимерер. Мәкаль. Акын болай дип җавап биргән: «Үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, казакъның караңгы даласын муллалар килеп агартмаса, синең кебек наданнарның башын бет кимерер», – дигән. Г.Ибраһимов. Ә тоя идеме соң үзенең бәхетен? Йөрәкне астыртын гына, гел генә кимергән уйлар тулы бәхеткә ирек бирмәгәндер шул... Д.Булатова 4) күч. Кем яки нәрсә исәбенә яшәү; урлашу. --- дивана кимпер җенләнеп, картка таба кызулап килде дә: – Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың! – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Г.Ибраһимов. [Сөн] Иске май заводы урамының да ярты ихатасын ашап бетерде. Анысын да кимерсә, тагын кемне йотар? В.Имамов Кимерә бару Булган берсен рәттән кимерү Кимерә башлау Кимерергә тотыну Кимерә бирү Бернигә карамыйча кимерүне дәвам итү. – Булмаса, үзем дə пешереп ашый белəм мин! – диде Габдрахман төксе рəвештə һəм ипиен тəмлəп кенə кимерə бирде. М.Шаһимəрдəнов Кимерә тору Әлегә кимерү; нинди дә булса процесска кадәр кимерү. Аш әзер булганчы, ипи кимерә тору Кимерә төшү Тагын берникадәркимерү Кимереп алу Берникадәр вакыт кимерү. Еш кына теше белән кимереп ала торган тырнаклары тигез итеп киселгәннәр. З.Зәйнуллин Кимереп бетерү Тәмам, тулысынча, беткәнче кимерү. Үҗəт сержант тирəн эчле ике тəлинкə токмачлы ашны чөмереп, чирек əтəчне тəмлəп кимереп бетергəч, иптəше белəн җəдəч сөяген аерды. М.Шаһимəрдəнов Кимереп калу Ниндидер вакыйгадан соң яки нәрсәдер булганчы кимерү. [Совхоз түрәләре] Үзара килешеп кенә, эскерткә ияләшкән комаклар сыман, җае чыкканда күбрәк кимереп калырга гына ашыгалар. Д.Булатова Кимереп карау Кимерергә тырышу Кимереп тору Даими яки әледән-әле кимерү; әле, хәзерге вакытта кимерү. Вакыйган, ике көн эшсезлек аркасында йөрәкләрне әкрен генә кимереп торган эч пошу артыннан эш көне гадәтчә бер бәйрәм кебек күңелле башланды. Ш.Камал Кимереп яту сөйл.Кимерү хәлендә булу; әле, хәзерге вакытта кимерү. Күсе сыман астан гына кимереп ята белмәгән бу сантый, үзенә кызык тапкан. В.Имамов |