КИЛҮ ф. 1. 1) Нинди дә булса транспортта яки җәяү хәрәкәт итеп, билгеле бер урынга якынаю яки барып җитү, барып керү. Зур мәҗлескә бик күп кунак чакырылды, Чакырылган олуг бәкләр бар да килде ---. Кол Гали. Якшәмбе көнге әмердә татар кызына тәрәзә янына килү бөтенләй тыела иде. Ул урлап, качынып кына тәрәзә янына килде. Ф.Әмирхан 2) Сөйләүче тарафына хәрәкәт итү. Агыйделнең аръягыннан Атлар килә адымлап. Җыр. Ул университет коридоры буйлап миңа каршы килә иде. Р.Мөхәммәдиев. Ярты сәгать узды бугай. Кыз яңадан чыкты. Ул миңа таба килә. З.Мәхмүди 3) Нинди дә булса тоташ масса, бербөтен агым булып хәрәкәт итү (болыт, су, һава һ.б.ш.). Биек тауларга менәмсең, Болыт килә, күрәмсең. Җыр. Килә болыт кайчак, китә болыт, Бер тамчы да яңгыр сипмичә. З.Нури 4) Боз, сал кебек әйберләр су буйлап хәрәкәт итү. Агыйделне иңләп-буйлап саллар килә, Сал өстендә асыл кошлар сайрап килә. М.Мәһдиев 5) Билгеле бер максат белән кая булса да бару. Әхмәт җизни авыл советы рәисе булып эшли. --- Беркөнне эшкә килгәч, ул туп-туры почта начальнигы Мөхәммәт абзый янына кергән икән. Б.Ислам. Күңеле белән мәрхәмәтле керәшен карты иде Метрәй кордашы. Шуңа да аңа киңәшкә килде бүген [Нурулла]. Мәйдан. Шушы елның сентябрь башында авылга бер укытучы кыз эшкә килде. Мәдәни җомга 6) Нинди дә булса транспорт чаралары хәрәкәт итү. Агыйделдән көймә килә Кылдан нечкә эз белән ---. Җыр. Тагы шунысы начар, каршы килгән машиналарның уты күзнең нурын өтеп-өтеп ала. Р.Мөхәммәдиев 7) Күчмә кошлар жылы яктан кайту. Яз килде, Язгы җыр булып, Канат кагып тургайлар килде. Г.Латыйп. Җылы яктан очып килде Сыерчыклар-кошкайлар. Л.Лерон 8) Тиешле, билгеләнгән урынга барып җитү, тапшырылу (кая да булса җибәрелгән әйбер тур.). Әти-әнисеннән дә хат килде. «Без нәрсә әйтик инде, кызым, абыеңнан сора», – дигәннәр. Т.Миңнуллин. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Ә.Фәйзи 9) Каян да булса билгеле бер урынга нәрсә дә булса китерелү, кайтарылу. Завод коллективын хәзер ике генә нәрсә борчый: берсе – читтән киләчәк станоклар, икенчесе – тәрәзә пыялалары. А.Расих 10) Табынга бирелү, куелу, китерелү (ашамлык, эчемлек һ.б.ш.). Алар сөйләшеп торган арада аш килде. Аш – әлеге күптән түгел генә Николайның зарланганы – өйрә иде. Ш.Камал 11) Авыз, күз һ.б.ш.дан бүленеп чыгу, агу (су, кан, яшь һ.б.ш. тур.). Күзләремә яшь килде, – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен. Ф.Хөсни 12) Берәр урыннан таралу, чыгу, кая да булса үтеп керү (ис, төтен һ.б.ш.). Газизҗанның кулы коточкыч авыр, имән кайрысыдай кытыршы иде, аңардан туфрак, май һәм җир исе килә иде. Ф.Садриев. – Туктагыз әле, егетләр, – дип сүзгә кушылдым. – Монда бит без кызлар турында сөйләшергә җыелмадык. Тәмәке тарткан кешедән әшәке ис килә. Ә үзегез кызлар дигән буласыз, – дидем. Ф.Яруллин 13) Билгеле бер тарафтан ишетелү (тавыш, җыр һ.б.ш. тур.). Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан». Г.Тукай 14) Билгеле бер чыганакка тоташтырылу, файдалануга бирелү (газ, ток, су тур.). Быел сөенче: безнең авылга газ килде. Өмет 15) Аерым бер вакыттан, билгеле бер чордан башланып дәвам итү (нәсел, гадәт һ.б.ш.). Граф Шереметьев (Ширәхмәт) кебек байгуралар гына түгел, тарихчы Карамзин, язучы Куприн, язучы Радищев һәм башка күпләрнең шәҗәрәсе әнә шулай ерактан – татар нәселеннән килә. М.Мәхмүтов 16) Якынлашу, башлану, җитү (ел, ел фасыллары, көн вакытлары тур.). Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Г.Тукай. [Мөсафир] бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа, бер уч тутырып, орлыклар бирде. Болар кызыллар иде, матурлар иде. – Яз килгәч, – диде, – боларны чәчәрсең! Г.Ибраһимов 17) Алу, бирелү, түләнү (эш хакы, пенсия, пособие һ.б.ш. тур.). [Сәгыйтьҗан:] Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Ә.Фәйзи 18) Нинди дә булса фикер, план, уй һ.б.ш. барлыкка килү, туу (башта, күңелдә). [Сәгыйтьҗанның] башына илһам булып килгән бүгенге уй аны баштанаяк биләп алган иде ---. Ә.Фәйзи 19) Тиешле дәрәҗәгә җитү, яхшы сыйфатлы булу. Мичебезнең төбе начар, нихәтле күп яксаң да, икмәкнең асты килми, бераз сүрәнрәк булгандыр ахры. М.Гали 20) Хәлгә сүзе белән килеп, кем яки нәрсәнең дә булса башка бер сыйфатка күчүен, үзгәрүен, икенче бер халәткә керүен белдерә. Кояш түбәнәйде, көн кичекте, һава көндезгедән әллә ничә дәрәҗә йомшарып, эчеп туйгысыз бер хәлгә килде. Г.Ибраһимов. Ул [хатын] каршылык күрсәтмәслек хәлгә килде. М.Кәбиров 21) Кайбер юнәлеш килешендәге абстракт исемнәр янында килеп, әлеге исем белдергән нәрсәне аңлау, ачыклау, төшенүне белдерә. Генри кинәт ныклы бер карарга килде дә костюмын кия башлады. А.Тимергалин. --- Габдуллин --- ныклы бер фикергә килеп: – Юк! Юк, господин прокурор! Ул кичне Габденнәсыр әфәнде өйдә юк иде, – дип җавап бирде. З.Бигиев 22) Эш яки хәлнең башлануын белдерә. «Казан мөхбире» соңгы номерында «Галимҗан мелланың мәдрәсәсеннән 81 шәкерт чыкты» дип язадыр, һәр җирдә шәкертләр хәрәкәткә килде. Ш.Мөхәммәдев 23) Билгеле бер авырлыкта булу; (фәлән кадәр) тарту. Кәбестә ун килограммнан артык килде. Г.Ахунов 24) Үзеннән алда килгән чыгыш килешендәге исем (яки шул функциядәге сүз) белдергән сәбәп аркасында булу, туу. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. Г.Тукай 25) күч. Бар яктан да камил, төгәл, җитеш булу. «Авыл офыклары» газетасы баш мөхәррире Вазыйх абый Фатыйхов – бар яктан да килгән шәхес. Безнең гәҗит 2. ярд. ф. функ. Хәл фигыльләр янында: 1) Билгеле бер предметка, урынга таба юнәлүне белдерә. Рахман һөҗүмгә әзерләнде. Ләкин, дошман үзе пике ясап, туп-туры болайга таба ажгырып төшеп килә иде инде. Ә.Дусайлы 2) Эш яки хәлнең дәвамлы рәвештә үсешен, эзлеклелеген, үзенең соңгы чигенә якынлашуын белдерә. Кайный-кайный суның шулпага әйләнү өмете өзелгәч, Каюп бабай яңа гына яфрак ярып килгән карлыган сабакларыннан кечкенә пиннек сындырып, аны кайнап торган бидрәгә китереп тыкты ---. М.Кәрим 3) Эш яки хәрәкәтнең үткәннән хәзергә күчүен белдерә. Ә еллар яңаның җиңүен алып килделәр. Һ.Такташ 4) Эш яки хәлнең әледән-әле, даими рәвештә кабатлануын белдерә. Моңа кадәр ничек эшләп килгән булсам, моннан соң да шулай эшләрмен. Ф.Хөсни 5) Эш яки хәрәкәтнең юл уңаенда эшләнүен, үтәлүен белдерә. Керә килү. Ала килү 6) -асы кушымчалы сыйфат фигыль белән килеп, берәр төрле теләк, омтылыш барлыгын белдерә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. Г.Тукай. Аңа бүген әллә нәрсә булган, Бер җырлыйсы килә, бер көлә, Бер онтылып, кинәт керфекләре Бер ноктага килеп төртелә... Һ.Такташ. Әллә нишләтә күңелне, үксеп елыйсы килә... Елау егет эшемени?! – Эх, бер җырлыйсы килә!.. Ф.Кәрим 7) Кайбер ияртемнәр белән килеп, фигыль ясый торган кушымчалар функциясен үти (мәс., гөж килү – гөжелдәү, шау килү – шаулау һ.б.ш.). «Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Ә.Фәйзи. Эре яңгыр тамчылары якындагы мандарин агачы һәм платан яфракларына төшеп, берөзлексез шыбыр-шыбыр килә. Р.Мөхәммәдиев ◊ Килеп чыгу 1) Эшнең нәтиҗәсе уңышлы булу, әйбәт тәмамлану; 2) Эш-хәл, вакыйгалар билгеле бер юнәлеш алу, төс алу, ниндидер нәтиҗәгә китерү. Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәтнең рухын шат кылсын. --- Ни өчен болай килеп чыкты? И.Фәиз Килә башлау Килергә тотыну Килә тору Даими яки әледән-әле килү; кемнән дә булса алдарак килү. Хатларың гел килә торды – Үзең килмәгәнгәме. Ф.Гаязов Килеп тору Өзлексез, дәвамлы рәвештә гел килү; әледән-әле килү. [Рафаэль:] – Хаты гына килеп торсын, егетләр, эш биюдән генә тормас, – диде ул, хатны кулына алгач та үз бүлмәләренә ашыгып. Р.Мөхәммәдиев. Мәдинәнең эше гел генә уңай килеп тора бит әле быел. Мәдәни җомга Килеп яту Килү хәлендә булу |