КИЛОМЕТРЛАП рәв. 1) Километр белән. В.Патлай кулы аша үтеп таякка чорналган җепләрне километрлап үлчәү мөмкин булса, йөзләрчә, меңнәрчә чакрымнарга сузып булыр иде, мөгаен. Шәһри Казан

2) Күпмедер километрга якын, километр чамасы. [Әхәтне] унбиш километрлап узгач, артыннан килеп кире бордылар да, Сталинны ясап бетергәч кенә, кире озаттылар. Казан утлары. Караңгылык төшә башлагач, политрук Карпов шуышып килде. Ике километрлап артка чигендек. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә