КИЛОМЕТР и. фр. Мең метрга тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге. Бу сопка тундра ягыннан болан мөгезе кебек тармакланып килә дә, Колыма ярларына ике-өч километр калганда, кинәт көньякка борыла. И.Салахов. Унике километр араны ничек йөгереп үтүен сизмичә дә кала ул. М.Хәсәнов. Минем белүемчә, ул ара ким дигәндә унбиш километр, ә минем отрядта нибары егерме ике генә кеше. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә