КИЛОЛАП рәв. к. килограммлап. Япон телевизорлары – икешәр бакча бәрәңге утыртып, аны утап, күмеп, көзен казып, җыеп, Уфа базарына илтеп, бидрәләп, килолап өф итеп сатудан килгән акча җимеше. Д.Булатова. [Госман хәзрәт:] Без – имам, мөфти, казыйлар – Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Ул эшне килолап та, тонналап та үлчәп булмый. Мәдәни җомга |