КИЛОГРАММЛАП рәв. 1) Килограмм-килограмм итеп. Эскерт янына үлчәүләр китереп, килограммлап санап бүлделәр саламны. Татарстан яшьләре

2) Күпмедер килограмм чамасы, билгеле бер килограммга якын. Колхоз уракка төшкән, беренче ашлык тапшырылган, ә ул [председатель], район җитәкчелегеннән яшереп, ачтан шешенгән колхозчыларга граммлап түгел, килограммлап ашлык тараткан! Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә