КИЛОГРАММ и. рус Мең граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге. Көч тә килограмм белән үлчәнә, масса да килограмм белән үлчәнә китап буенча. З.Зәйнуллин. [Мөдир:] Әгәр һәрберебез урлашса: берешәр литр сөт, берешәр килограмм он алып кайта башласа, бу кая китә? М.Кәбиров. Колхозда бер көн калмый эшләгәннәргә ничә килограмм ашлык бирделәр икән, хәтерләмим. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә