КИЛО и. сөйл. к. килограмм. Бу килүемдә уханы азрак ашадым. Аның каравы өйгә алты кило балык алып кайттым. Ә.Еники. Кулга өч ай косилка-жнейкада эшләгәнгә 5 кило да 670 грамм арыш бирделәр. З.Зәйнуллин. Һәркайсы берәр кило гына балык тотса да, ике центнер кыйммәтле диетик ризык дигән сүз. З.Мурсиев |