КИЛМЕШӘК и. Каян булса да килгән, чит кеше. Ятасың боз кебек салкын түшәктә, Гүя син бу җиһанга килмешәк лә! Г.Тукай. --- үзен килмешәк итеп санаган ирнең әти-әнисенә, туганнарына, Курагач халкына: «Мин сезгә күрсәтермен әле!» – дип, йодрык төйнәп борылды ул [Фәзилә]. Г.Мирһади. Кыш көннәрендә йорт ишеген ача алмый, аяклары бозга ябышып каткан сабыйга «юату» сүзе бер: «Кадалмас әле, килмешәк». Бу «килмешәк» – Тукай... Ф.Бәшир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә