КИЛЕШҮЧӘН с. Килешүгә бара торган, ризалашучан, күндәм, буйсынучан. Ләбибнең көлүе – әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Г.Рәхим. Шундый кавышу [мәхәббәткә нигезләнгән] – килешүчән, үзара ихтирамга нигезләнгән гаилә тормышының алшарты. Я.Абдуллин. [Банхуа:] – Басып керүем өчен ачуланма, – диде ул килешүчән бер ягымлылык белән. – Ашыгыч эш чыкты. Каганның... синең сеңелеңне күрәсе килә. Н.Фәттах |