КИЛЕШҮ II ф. 1) Кемгә дә булса ятышлы, килешле булу (өс-баш киеме, бизәнү һ.б.ш. тур.). Тавышың чишмә, телең тәмле, Бибиәсма, Итәкләрең дә килешкән – буй-буй тасма; ---. Ш.Бабич

2) Тиң булу, туры килү, кулай булу. Чибәр егетләргә чибәр кызлар килешә. Г.Камал. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Ялкын

3) Матур, төгәл, әйбәт булу; бар яктан килү. Зөһрә матур судан кайта, Күлдән түгел – инештән; Бөгелми дә сыгылмый да, Бар җире дә килешкән. X.Мөҗәй

4) Әйбәт, яхшы сыйфатлы булу, тиешле дәрәҗәдә булу. – Юк, юк, борчылмагыз, без ашыйбыз, ашларыгыз бик килешкән, – диде берничә тавыш берьюлы. Г.Әпсәләмов

5) Урынлы булу, яхшы булу, ятышу, ярау (берәр төрле эш, хәрәкәт, сүз тур.). [Карчык:] Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң шул килешә, ни кылсаң шул ярый... Г.Ибраһимов. – Алар уянмыйча, анда бару килешмәс, – диде сакчы ирләрнең берсе. Н.Фәттах. Ул [Валентин Васильевич] – арабызда иң өлкән кеше, аңарга шулай сөйләшү килешә. Р.Мөхәммәдиев

6) Уңай тәэсир ясау, шифалы булу, ярдәм итү. [Айбала:] – Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет булып кайткан, – диде. Г.Ибраһимов. Кыш буенча тынчыган һавада бикләнеп торган шәкертләрнең авыру үпкәләренә Идел өстендәге язгы саф һава сөткә пешкән боткага атланмай килешкән төсле булды. К.Тинчурин

Килешмәгән җир к. килешмәгән як. Килешмәгән эш Ярамаган эш, начар эш. Зөләйха абыстай исә мулласының шундый килешмәгән эше өчен кеше алдында кызарып җаны чыга. Г.Ибраһимов. Килешмәгән як Кимчелекле як, кимчелек. Үзең шундый чибәр, ыспай, тавышың да шундый матур. Синең берәр килешмәгән ягың бармы? Р.Вәлиев

Килешеп җитү Тиешле дәрәҗәдә килешү

Килешеп тору Килешле булу. Калфаклары булмаганнар яулыкларын почмаклап, чөеп бәйләгәннәр, матур чигеш маңгай турында нәкъ калфак кебек килешеп тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә