КИЛЕШҮ I ф. 1) Бергә тыныч яшәү, бер-береңне аңлау, янәшә яши алу. Бер кешенең булган, ди, хатыны. ---. Бу кеше хатыны белән ничек тә килешә алмый икән. С.Сүнчәләй

2) Дошманлашуны, талашуны туктатып, дуслашу, татулашу. Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач, Бере-берсен яманларга тырышкач, – Татулашты, килештеләр ахырда Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә. Г.Тукай

3) Солых төзү. Иллә мәгәр утыз сигезенче елда Шәйгәрдән комиссарга да чират килеп җиткән. Әүвәл аны, ниндидер зур килешү төзегәндә, ил вәкиле итеп, Кремльдән Кытайга озатканнар. В.Имамов

4) Кемнең дә булса фикеренә, тәкъдименә кушылу; шуңа риза булу, күнү. [Салчак] Мыек чылгыен селкеткәләп, авызын кыйшайтып уйлангандай итеп торды да, кинәт кенә юашланып, килешеп: – Ярар, – диде. – Мин сиңа ачуланмыйм, син дә миңа ачуланма, тәгин углан. Н.Фәттах. Безгә, Валентин Васильевич белән баш кагып, килешүебезне белдереп утырудан башка чара калмаган иде кебек. Р.Мөхәммәдиев

5) Нәрсәгә дә булса буйсыну, күнү; берәр төрле хәлгә карата түземлелек, чыдамлылык белән карый башлау. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. М.Хәбибуллин. Садыйк карт --- көннәрен эшсез үткәрү белән һич тә килешә алмый иде. А.Алиш

6) Сатулашып, әйбернең бәясе турында ризалашу. Байтак кына сатулашып, мулла да үгетләгәннән соң, ахырында ике йөз сумга килештеләр. М.Галәү

7) Ярәшү; өйләндерү яки кызын бирү турында сөйләшеп кую, ризалашу. [Хәлилгә атасы:] Зәйнәпкә күзеңне кыздырма, ул – килешкән кыз, алар бала чакта ук, аларның аталары кода булырбыз диеп килешкәннәр, Зәйнәп – Закирның булачак хатыны. В.Ильясов

Килешә бару Торган саен барысы белән дә килешүне дәвам итү

Килешеп бетү Тәмам, тулысынча килешү. Карышмадым: мондый постулатлар белән килешеп бетмәсәм дә, институттан «психолог» булып чыктым... Җ.Юнысов

Килешеп китү Тора-бара килешү. «Һы, бу колхозда фельдшер командалык итә икән! Бик кызык икән!» – дип озак сукранган хуҗа. Аннары килешеп киттек без аның белән. А.Юнысова. [Госман:] Минҗамал белән килешеп китмәсләрме дип алып килгән идем [Ризванны], синнән хәер-фатиха алмыйча, яучылык эшенә керешеп булмас. Шәһри Казан

Килешеп кую Алдан ук килешү. --- чит ыру кулындагы көтүлекләрдә мал ашату бәясен алдан килешеп куярга һәм түләргә кирәк ---. З.Мифтахов. Алар [балалар] бит бу бәйрәмне ел буе көтә, нәрсәләр алдырачакларын алдан ук үзара килешеп куялар. Мәдәни җомга

Килешеп тору Даими яки әледән-әле килешү; килешү хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә