КИЛЕШТЕРҮ II ф. 1. 1) Бик килешле итеп, яхшы итеп эшләү, әйтү, урынлы итеп әйтү, булдыру. [Сибгать:] Килештердең, Хәмзә. Молодец. М.Фәйзи

2) Нәрсәнең дә булса формасын китерү, кыяфәтен булдыру. Афзал --- каяндыр сары-шома таш алып, балтаны беләүләргә кереште. Белеп маташтырдымы, әллә юри килештердеме, Рахман бу кaдәресен берничек тә төшенә алмады, агай балтасын җиренә җиткереп беләүли иде. Ә.Дусайлы. [Сабир] Кыяфәт-атлауларын үзгәртеп, үч алырга теләгән кешесенең йөрешен килештереп күрсәтә. З.Зәйнуллин

3) Ошату, ярату, хуп күрү. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде ---. М.Хәбибуллин. [Сәгъди абзый] Габдулланы да сүзсез калдыруны килештермәде, ахры: – Син дә, малай актыгы, кем белән сөйләшкәнеңне белеп, артыңны чамалап сөйләшергә кирәк. Ә.Фәйзи. Юлдашының икеләнеп торуын болай гына үткәреп җибәрүне Изаел килештермәде һәм Ләмигадан бигрәк үзе өчен тырышып, әңгәмәне алга таба үстерде. Р.Гаязетдин

2. килештереп рәв. мәгъ. Матурлап, матур итеп, җайлап, килешле итеп (сөйләү, язу, киенү һ.б.ш.). Ул арада маймыл, ашыкмыйча, килештереп кенә конфетны кәгазеннән арчып, соңгысын бүлмә хуҗасына кире сузды. Р.Мөхәммәдиев. Шәмси мулла аларны [картларны] прошениегә килештереп терки барды. Ш.Камал

Килештерә бару Акрынлап тагын да килештерү

Килештерә башлау Килештерергә тотыну

Килештереп йөрү Гел, һәрвакыт яки хәзер килештерү

Килештереп кую 1) Аз гына вакыт аралыгында килештерү; 2) Әле килештерү. «Килештереп тә куя соң үзе! ---», – диеп уйлады «биюләреннән» эче поша башлаган ир-егет. Р.Гаязетдин

Килештереп тору Даими яки әледән-әле килештерү; килештерү хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә