КИЛЕШТЕРҮ I ф. 1) Ризалату, нинди дә булса фикергә күндерү. Шул тирән ярасын кыбырсытып торучы, боз кыйпылчыгына әверелгән артыклык хисе, аны һич ташларга теләмәде. --- Һич теләмәсә дә, «Кем соң син? Бер бичара бит син!» дигән фикер белән килештерде. Л.Ибраһим-Вәлиди 2) Дуслаштыру, татуландыру. [Сәгъди абзый] күп вакыт ул ике якны килештерергә, аларны бер-берсенә яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Ә.Фәйзи. [Беренчесе:] Үбешик! Менә безне дә килештердең, Хуҗа! Менә рәхмәт! Н.Исәнбәт. Кич буе бәхәсләшеп чыктык. Тик бер яшьтән үк булган хыялыбыз гына үзебезне килештерде. В.Ильясов Килештерә бару Барысын да бер-бер артлы килештерү Килештереп йөрү Гел, һәрвакыт килештерү Килештереп кую Тиз арада килештерү Килештереп тору Даими яки әледән-әле килештерү; хәзер килештерү процессында булу Килештереп утыру к. килештереп яту Килештереп яту Әле, хәзерге вакытта килештерү |