КИЛЕШСЕЗЛЕК и. 1) Килешсез булу, ямьсезлек, сыйфатсызлык. [Корбангалинең] аягындагы киң башлы солдат итекләре, алама вә килешсезлекләренә карамыйча, һәрвакыт аруланып, сөртелеп йөртелгәнлеге --- аның бер оядагы кеше икәнлеген белдереп торалар иде. Ш.Камал

2) Тәрбиясезлек, дорфалык, әдәпсезлек. [Аю:] Әй, синдә ни өчен бөтенләй ит юк? Минемчә, бу кадәр арык булу бик килешсезлек бит. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә