КИЛЕШСЕЗ с. 1. 1) Килешле булмаган, ямьсез, матур түгел. Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Г.Тукай. --- ул [көймә], килешсез кара бер җанвар кебек, дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, эчкә таба үрмәләп китте. Ш.Камал

2) Әдәпсез, тәртипсез, начар. Юлларда килешсез тәртипсезлек хөкем сөрә. Ф.Әмирхан. Гүя әллә нинди бик килешсез бер эш, төзәтүе мөмкин булмаган бер хатасы барлык зиһененә килеп, кинәт борчыла башлады [Гариф]. Ш.Камал. [Сатучы:] Килешсез сүзләрем өчен мин белексезне гафу әйләңез. Н.Фәттах

2. рәв. мәгъ. Начар, ямьсез, дорфа итеп. Гыйльмулла килешсез генә көлеп җибәрде. Ш.Камал. Көтелмәгән һөҗүмнән Руслан килешсез имгәкләп чалкан барып төште. Ф.Мәснәвиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә