КИЛЕШЛЕ с. 1. 1) Килешеп торган, матур, җыйнак (кием һ.б.ш.). Аның [Бикчәнтәевнең] өстендә гәүдәсенә сыланып торган, хаки төсендәге бик килешле өр-яңа китель. И.Салахов. [Сылуның] Кигән күлмәге дә бик килешле. А.Хәйретдинова 2) Фикергә, сүз сөрешенә яки тирә-як мохиткә яраклы; урынлы (сүз һ.б.ш.). Кәли дә --- берәр сүз әйтергә уйлады, ләкин килешле сүз таба алмады булса кирәк, яңадан әкрен генә җиргә тезләнде. Г.Гобәй 2. рәв. мәгъ. 1) Килешеп тора торган, матур итеп. Өр-яңа ук булмаса да, шактый төзек тоелган йорт-җир гаҗәп күркәм һәм килешле күренә. Г.Әдһәм 2) Оста, төзек итеп, игътибарны җәлеп итәрлек итеп (сөйләү һ.б.ш. тур.). [Зыя] үзләрендә бала караучы булып торган Бәдри әбинең шома вә килешле рәвештә сөйләгән әкиятләрен бала чагында бик яратып тыңлый. Г.Ибраһимов. [Сүзлектә] «Комильфотность» төшенчәсе турында: «әдәп; мәҗлес әдәпләрен кыла белү, үзен һәр мәҗлестә кирәгенчә килешле рәвештә тота белү [диелә]». Казан утлары 3) Әдәпле, тәртипле, күркәм. Килешле итеп кенә, ул Өстәлгә ямый-ямый: «Без сиңа иптәш түгел! – ди. – Абайлап сөйләш, абый». Җилкенеп җайлы гына бу, Килешле генә дулап: «Без түгел, сиңа иптәш, – ди, – Тамбов бүресе, дурак!..». Х.Туфан. Тирә-якта --- килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә. Г.Ибраһимов |