КИЛЕШ III бәйл. Үзеннән алда килгән сүз белән бергә кемнең яки нәрсәнең нинди хәлдә, нинди рәвештә булуын аңлата. [Сәрвәр] Кинәт, куркып, сүзсез катып калды, Үлгән килеш күреп танышын. М.Җәлил. Тик, Мич башында тун киеп яткан килеш, Әүхәди: – Ай-яй, малай, салкын!.. Һ.Такташ. Баскан килеш эзлиләр, Яткан килеш эзлиләр. Мөҗәһит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә