КИЛЕШ I и. Килү фигыленнән ясалган исем. Синең, яшьнәп, Дөньяга килешең иде. Минем, арып, Язмыш белән килешү иде... Р.Фәйзуллин. Министр белән очрашудан менә шундый каршылыклы уйларга бирелеп кайтып килешем иде. А.Гәрәева. Күңел түрләреңдә – илһам көче, Көйләр язып атлап килешең. Р.Баһаветдинов |