КИЛЕМ-КИТЕМ җый. и. 1) Килүчеләр һәм китүчеләр; кунак. Тукай ялгызлыкны яратканлыктан, Камилләр өендә тору аның табигатенә авыр булгандыр, чөнки алардагы килем-китем, чыр-чу, бала-чага, бигрәк тә хатын-кыз Тукайның изелүенә сәбәп була. Ш.Каюмов. Бу арада килем-китем күп булды. Ф.Сафиуллина

2) Туу һәм үлү турында. Мәңгелеккә килмәгән: җиргә килем-китем бар. Г.Муллабаева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә