КИЛЕ и. Эре бөртекле әйберләрне төеп ваклау өчен ясалган махсус савыт. Килегә салып су төймиләр. Мәкаль. Сине ярма кебек Салып төйсәләр дә килегә, Барыбер син җылытырга тиеш Мичкә яккан җылы өйне дә. М.Әгъләмов. Маһруй карчык кечкенә җиз килегә кипкән үләннәр салып төя башлады, үзе мыгыр-мыгыр нидер укына. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә