КИЛДЕЛЕ’-КИТТЕЛЕ с. 1. 1) Уйланылмаган, мәгънәсез, ятышсыз (сүзләр һ.б.ш.). Илдар Илдарович (бик дулкынланып): Нигә сез миңа мондый килделе-киттеле сораулар бирәсез әле? C.Гаффарова. Шуңа ул [ЖКХ начальнигы] башыннан андый килделе-киттеле уйларны куып, фикерен йорт хакына туплады. Казан утлары

2) Принципсыз, әле алай, әле болай сөйли, кылана торган кеше турында. Туңгак алып аңардагы бу үзгәрешкә ышанырга да, ышанмаска да белмәде: Ябалак карт элегрәк бер дә андый килделе-киттеле түгел иде. Н.Фәттах. Менә Хөсәеннең олы кызы Фәхерниса ябык кына, зәһәр генә, килделе-киттеле бер хатын. Надан, вакчыл, гайбәтче, хорафатчыл. И.Нуруллин

2. рәв. мәгъ. Мәгънәсез, ятышсыз итеп. Җәмилә бу вакытта җан дустына мең рәхмәтле иде. Әмма Җантимернең килделе-киттеле сөйләве генә бәгырен кисте. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә