КИЛДЕ’-КИТТЕ с. 1. 1) к. килделе-киттеле. Аларның [асрауларның] кайсы аңгыра, кайсы боек, кайсы «килде-китте»рәк булалар. М.Гали. Килде-китте көлке сүз сөйләүчеләрнең үзәк телевидениене басып алуы кайберәүләрдә ачыктан-ачык ризасызлык тудыра башлады инде. Ватаным Татарстан 2) Начар, сыйфатсыз, аннан-моннан гына эшләнгән. Ишек төбенә яки башка шундый килде-китте җиргә түгел, ә үзе белән бер түшәккә салды ул [Галимҗан] этне. М.Кәбиров. Нәтиҗәдә, Татарстан булгач, ниһаять, исем шәрифләрем дөрес язылган паспорт алам дип җан аткан кешенең кулына яңадан килде-китте документ тоттырдылар. Р.Әмирхан 3) Дәрәҗәсе булмаган, ихтирамга, хөрмәткә лаек түгел. Кунагы да бит аның килде-китте кеше түгел, бик хөрмәтле, бик газиз җан иясе. Г.Минский 2. и. мәгъ 1) Ихтирамга, хөрмәткә лаек булмаган, вак кеше. Бит әле миңа бер генә егетнең дә чын-чынлап гашыйк булганы юк! Кайбер килде-киттеләрне исәпләмәгәндә. Н.Фәттах 2) Төптән уйланылмаган, мәгънәсез, ятышсыз сүзләр һ.б.ш. Сеңелем килде-киттене сөйләргә яратканга, тәки алар белән гәпләшүендә була, үзе турында да, минем турыда да тезә генә. Ш.Алпар 3. рәв. мәгъ. Начар, сыйфатсыз итеп. Килде-китте эшләү |