КИЛГӘ’Н-КИТКӘН с. 1. Килгәннәр һәм киткәннәр, килүче һәм китүчеләр, килеп-китеп йөрүчеләр. --- [Археологлар] аның [Сөембикә манарасының] тимер юл вокзалы янында килгән-киткән кешене сәламлап торуын «дәлилләп», җәмәгатьчелекне дә шуңа ышандырачаклар. Идел

2. җый. и. Килгән һәм киткән кешеләр, килүче һәм китүчеләр, килеп-китеп йөрүче кешеләр. [Казаклар] --- килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Г.Ибраһимов. [Галиулла:] Миндә әндери казнасы юк, тәккә, килгән-киткәнгә әрәм итәргә. З.Зәйнуллин. Килгән-киткән сезгә керде көндезләрдә-төннәрдә. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә