КИЛБӘТСЕЗ с. 1. 1) Килеш-килбәте ямьсез булган; кыяфәтсез, килешсез. Больница киеме кешене гадәттә авыру итеп кенә түгел, килбәтсез итеп тә күрсәтә. Ә.Еники. Мәрсинә башта килбәтсез гәүдәсе белән балкып куйды, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды. Ә.Дусайлы. Шайтан төкереге белән йөгертелгән пыяладагы килбәтсез чагылышыңа карап йөрәгеңне әрнетүдән ни мәгънә?! Г.Гыйльманов 2) күч. Дорфа, тупас, йогышсыз. Килде дә ямьсез, килбәтсез урыннарны төзәтте. Тау кисәр эшлекле ул – тотынса, дөнья төзәтер. Г.Тукай. – Өйлән, – диде, – әмма кызны бик ямьсез дип әйтәләр, сөйләр сүзе килбәтсез! Ф.Яхин 2. кис. функ. Бик нык, артык, гаять. Һашимов, постка куелган кирәксез сакчыдай, килбәтсез зур аяклары белән идәнгә шап-шоп басып, әрле-бирле йөрде. А.Алиш |