КИЛБӘТ и. гар. Кыяфәт, буй-сын; тышкы күренеш. Килбәте нинди, күләгәсе шундый. Мәкаль. Килбәте булгач кабахәт, уйладым: иблистер ул; Бу сасы ис, кем белә, шуннан чәчелгән истер ул. Г.Тукай