КИЛӘЧӘКЛЕ с. 1) Киләчәге якты һәм матур булган. Бер рәхәт вә тәмлене сөюче Ялкауны, вак кына ләззәтләр өчен әллә никадәр киләчәкле эшләрне бер якка куючыны күргәндә: «Бичара кеше! ---» – диясем килә. Г.Тукай. Гел кагылып, кимсетелеп һаман Яшәгәне өчен тилмереп, Җандай күргән газиз халкымны син Киләчәкле итә күр берүк! Зөлфәт. Үткәне бар, бүгене бар Киләчәкле илемнең. Казан утлары 2) күч. Өметле, сәләтле, перспективалы. Киләчәкле яшь шагыйрь. М.Гафури |