КИЛӘСЕ с. 1) Киләчәк, булачак (вакыт тур.). Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр... Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр... М.Мәһдиев. Насыйп булса, тагы бер-ике имән багана алып, киләсе көзгә капканы яңадан эшләтергә --- исәплим. Г.Ибраһимов. Киләсе ел кайсыгыз гына булса да, һичкемнән сорамый, минем урынга ятсын! Ш.Камал

2) Алда булачак (билгеле бер урын тур.). --- карт поездга соңга кала һәм, киләсе станциядә куып җитәргә исәпләп, ак айгырын куа башлый. Д.Заһидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә