КИЛӘПЛӘ’Ү ф. Җепне орчыктан киләпкә чорнап, чуалмасын өчен бәйләм итеп урау, киләп ясау Киләпләп алу Берникадәр генә киләпләү Киләпләп бетерү Барысын да киләпләү; киләпләүне тәмамлау Киләпләп йөрү Киләпләү хәлендә булу. Ә менә юкка урам киләпләп йөрүләрне, хәмер, тәмәке ише нәрсәләрне кабул итмәде [Рөстәм] ---. Безнең гәҗит Киләпләп тору Даими яки әледән-әле киләпләү; киләпләү хәлендә тору Киләпләп яту Әле, хәзер киләпләү Киләпли бирү Бернигә дә карамастан киләпләү Киләпли тору Әлегә киләпләү |