КИЛӘП и. 1) Орчыктан махсус агачка чорнап, чуалмасын өчен бәйләм итеп уралган җеп. --- Киләпкә салырга тотынды ул Кара йомгактагы уйларын. Ә.Бәюсов

2) Җеп үлчәү берәмлеге, өч метр чамасы. Бер киләп җеп

Киләбен чуалту Кемнең дә булса уй-фикерен чуалту; кемнең дә булса уй-фикере чуалу. Бу караш Сөләйманның киләбен тагын да чуалтты. К.Тинчурин. Киләп сару 1) Киләпкә җеп урау. Авыл читендәге Гөлҗамал йон эрли, Киләп сара Гайфиләргә. Н.Баян; 2) Ары-бире сугылып эшле-эшсез йөрү. [Cугышчылар] Шулай киләп сарып, үз башларына маҗаралар эзләп, унбиш чакрымны унбиш көн уздылар. Казан утлары. Киләп сарып йөрү к. киләп сару (2 мәгъ.). Хәер, фатир белән бакча арасында киләп сарып йөрүе җәй саен дәвам итә аның [Фәритнең]. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә